Мы в социальных сетях

Социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыру

2022 елдан социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына йөкләнгән (2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды).

Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондына тапшырылган социаль ярдәм чаралары исемлеге:

- балалары булган һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерү тиеш булмаган гражданнарга  вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле очракларда түләүләр;

 - оешмалар ликвидацияләнү нәтиҗәсендә эштән азат ителгән кешеләргә түләүләр;

- Чернобыль АЭСындагы фаҗига һәм башка техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә түләүләр;

- хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүләр;

- репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән кешеләргә түләүләр;

- һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, шулай ук күрсәтелгән категориядәге балаларга җәйге сәламәтләндерү ялы өлешендә түләүләр;

- инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ОСАГО килешүе буенча иминият премияләре өлешендә түләүләр;

- хәрби травмалар алган инвалидларга түләүләр;

- беренче бала өчен айлык түләү;

- өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү.

2023 елның 1 гыйнварына кадәр Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән гражданнарга 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү 2023 елның 30 декабренә кадәр тулы күләмдә башкарылачак.

Четверг, 7 декабря 2023, 12:23