Мы в социальных сетях

Описание:

Орган залының сәнгать җитәкчесе һәм камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Игорь Лерман. Ул җитәкчелек иткән камера оркестры – Россиядә иң яхшы музыкаль коллективларның берсе. Игорь Лерманның камера оркестры репертуары барокко музыкасыннан алып хәзерге заман композиторлары әсәрләренә кадәр киң һәм күпкырлы. 

Игорь Лерманның камера оркестры үзенең беренче программасы белән 1989 елның 25 февралендә чыгыш ясый. Оркестр 15 компакт-диск яздыра. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер, оркестрга нигез салучы Игорь Лерманның язмалары, транскрипцияләрдән тыш, Корелли (12 кончерто гроссо, соч. 6), Вивальди, Бах, Чайковский, Сати, Дебюсси, Равель, Барток, Хиндемит, Шостакович, Прокофьев, Шнитке, Пьяццолла һәм башкаларның әсәрләрен дә үз эченә ала.

Оркестрлы ансамбльдә төрле елларда Елена Образцова, Николай Петров, Борис Березовский, Сиприен Катсарис, Виктор Третьяков, Александр Князев, Бородин исемендәге квартет, Владимир Спиваков җитәкчелегендәге «Мәскәү виртуозлары» камера оркестры һәм башка танылган башкаручылар, коллективлар чыгыш ясады.

Оркестр Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә еш чыгыш ясый. Коллектив гастрольләре Молдавия республикасында, Украина, Польша, Германия, Испаниядә уңышлы барды. Музыкаль фестиваль кысаларында концертлар белән Россия шәһәрләрендә (Санкт-Петербург, Кисловодск, Калининград, Пермь), Швейцариядә, Израильдә чыгыш ясадылар.

Россиядә үткән берничә концерт турыннан соң, көчле тәэсирләр алган матбугат чаралары һәм күпсанлы тамашачылар фикере буенча әлеге коллектив Россиянең иң яхшы камера оркестрларыннан берсе буларак аталды. «Искиткеч югары осталык, югары дәрәҗәдә эшләнгән гаҗәеп транскрипцияләр, чын зур сәнгать», «Дирижерның һәм оркестрның бер аһәңдә эшләве бик көчле тәэсир итә» (матбугат басмаларыннан).«Мин бу коллектив белән инде күп еллар таныш, ул миңа бик ошый, мин аны Россия камера оркестрларының иң яхшыларыннан берсе дип саныйм» (Мәскәү консерваториясе профессоры Владимир Иванов). Бөек җырчы Елена Образцова Игорь Лерманның камера орекстры чыгышларының берсеннән соң ачылып китеп болай дигән: «Мин сәхнәдә 43 ел, мин җырлаган оркестрларның иң яхшыларыннан берсе ул». «Мондый оркестрлар беркайда да юк. Яхшымы ул яисә бик үк яхшы түгелме – чагыштыру да кирәкми – бер генә оркестр да бу коллектив кебек уйный алмый» (Мәскәү консерваториясе профессоры Ирина Бочкова).

Реквизитлары:

«Игорь Лерманның камера оркестры» МАМУ

423808, Россия, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 31 йорт

Факс телефоны: +7 (8552) 70-16-48, бердәм электрон почта: lerman@bk.ru

Сәнгать җитәкчесе, директор – Лерман Игорь Михайлович

Баш бухгалтер – Заһидуллина Гөлнар Нәгыймулла кызы

Тел.факс +7 (8552) 71-39-43


Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 15:26