Мы в социальных сетях

Описание:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе

Интернат йорты 1993 елдан ачылган һәм ул 60 кеше даими яшәү өчен исәпләнгән. Учреждение ГЭС поселогы территориясендә 1972 елда балалар бакчасы буларак төзелгән 2 катлы кирпеч бинада урнашкан.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үз-үзләрен карау сәләтләрен өлешчә яки тулысынча югалткан, якын туганнары булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча башкалар каравына мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны даими яки вакытлыча яшәтү өчен булдырылган.

Учреждениенең төп бурычлары булып биредә яшәүчеләрнең тотрыклы матди-көнкүрешен булдыру, аларның яшенә, сәламәтлек торышына карап өйдәге шартларга максималь якын булган уңайлыклар тудыру юлы белән социаль ярдәм күрсәтүне,, тернәкләндерү, медицина, социаль һәм дәвалау-хезмәт характерындагы чараларны гамәлгә ашыру.

Адресы: 423808, Яр Чаллы шәһәре, Kазан проспекты, 10 йорт (ГЭС пос., 7/17)
тел./факс: 70-46-89


Җитәкчелек

Гомуми мәгълүмат

Хезмәтләр

Электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр

Учреждение турында мәгълүмат

Элемтә телефоннары


Четверг, 17 ноября 2022, 15:19